news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Ислам икътисадында барлык юнәлешләрдә үсеш фаразлана

«Ислам икътисады активы 2,9 трлн доллар тәшкил итә, 2024 елга 3,7 трлн долларга җитәргә тиеш», — диде Президент.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ислам икътисадында барлык юнәлешләр буенча ышанычлы үсеш фаразланганын әйтте. 

«Ислам икътисады активы 2,9 трлн доллар тәшкил итә, 2024 елга 3,7 трлн долларга җитәргә тиеш», — диде Президент Kazan Summit 2021 форумының пленар утырышында. 

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның саммитта катнашучыларга сәламләвен җиткерде. Россия һәм мөселман илләре арасында дустанә, нәтиҗәле мөнәсәбәтләр корылган, бездә цивилизацияләр арасында багланышлар бар. Сәүдә-икътисади, гуманитар, фәнни-техник юнәлешләрдә элемтәләр урнашкан, дигән сүзләр бар сәламләүдә. 

Татарстан Президенты Владимир Путинның мөселман илләре белән багланышларга зур урын биргәнен искәртте. «Саммит үзен яңа элемтәләр булдыру, потенциалны күрсәтү өчен уңышлы бизнес-платформа итеп күрсәтте. Саммит программасында төп темалар арасында — ислам финанслары, партнер банкингы, хәләл индустрия, яшьләр дипломатиясе, эшмәкәрлек, инвестицияләр», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Kazan Summit — „Россия-ислам дөньясы“ стратегик күзаллау группасының нәтиҗәле коралы. Былтыр дистәләгән чара узды, диннәр арасында багланышларга, гуманитар хезмәттәшлекне киңәйтүгә урын бирелде. Октябрьдә Согуб Гарәбстанында „Россия-ислам дөньясы“ стратегик күзаллау группасының утырышы булыр дип ышанабыз», — диде Президент.

Ул киләсе елда Идел буе болгарында Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтеләчәген искәртте. «Россиянең барлык мөселманнары өчен бу вакыйга бик мөһим. Татарстанда кунаклар көтәбез. Шулай ук, ЮНЕСКО ның 45 нче сессиясен көтәбез, бөтен дөньядан кунаклар җыелачак», — дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100