Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Гагаузия башлыгына туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте
Ирина Влахның Татарстанга сәфәре XII «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» Халыкара икътисади саммитына багышланган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гагаузия Автономияле-территориаль берәмлеге (Молдова Республикасы) башлыгы Ирина Влах белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ирина Влахның Татарстанга сәфәре XII «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» Халыкара икътисади саммитына багышланган.
Татарстан Гагаузиягә машина төзелеше предприятиеләре продукциясен, химия һәм нефть химиясе товарлары җибәрергә әзер. Хезмәттәшлекне үстерү өчен перспективалы юнәлешләр арасында шулай ук агросәнәгать комплексы, медицина һәм фармацевтика, мәгариф, мәдәният һәм туризм өлкәләрен атап үтәргә була, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук Гагаузия делегациясенә Татарстанга карата игътибар күрсәткәне һәм KazanSummit Халыкара икътисади саммитында катнашканы өчен рәхмәт белдерде.
Очрашу Казан Кремлендә ТР вице-премьеры — сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашында узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз