news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов фехтовкалау буенча Россия җыелмасын Олимпиадада җиңүе белән котлады

Безнең ил командасы көндәшләрен 45:34 исәбе белән җиңде.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фехтовкалау буенча Россия җыелма командасына олимпиадада җиңүләре уңаеннан котлау телеграммасы юллады.

«Татарстанлылар исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән фехтовкалау буенча Россия җыелма командасын Токиода Олимпиадада Россия рапирачыларының уңышлы чыгышы белән котлыйм. Соклангыч талант, хезмәт сөючәнлек, тәҗрибәле остазлар белән бергә ирешелгән югары техник осталык сезне иң дәрәҗәле спорт бүләкләренә китерде. Татарстан спортчысы Марта Мартьянованың, Россия җыелма командасы составында Татарстан һәм Казан фехтование мәктәбен лаеклы рәвештә күрсәтеп, уртак җиңүгә үз өлешен кертүе аеруча куанычлы», — дип язды ул.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, алтын медаль алу юлында Мартьяновага үз эшләренә чын күңелдән бирелгән күп кенә профессионаллар ярдәм иткән.

«Чемпионканың беренче тренеры Елена Александровна Прохоровага, профильле спорт мәктәбе директоры Илдар Равил улы Шәймәрдановка, Россия фехтование федерациясе тренеры Артур Камил улы Әхмәтхуҗинга олимпия чемпионын әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Чын күңелдән барлык спортчыларга һәм аларның остазларына нык сәламәтлек, бәхет, спорт уңышлары һәм Россия спорты данын яклауда яңа зур уңышлар телим», — диде Татарстан җитәкчесе.

Татарстан спортчысы Марта Мартьянова бүген Токиода  Олимпия уеннарында хатын-кызлар арасында рапира буенча Франция командасына каршы команда турниры финалында алтын медаль яулады. Марта Россия җыелма командасы составында Аделина Заһидуллинаны ярымфиналда алыштырды. Безнең ил командасы көндәшләрен 45:34 исәбе белән җиңде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100