news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Хөснуллин Татарстанның иген басуларын карады

Россия вице-премьеры республикада уңыш яхшы булачак дип ышана.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Татарстанга эш сәфәре вакытында республиканың иген кырларын карады. Бу хакта ул үзенең Instagram аккаунтында хәбәр итте.

«Төзелештән тыш, мин авыл хуҗалыгын да яратам. Татарстанда булганда иген кырларын карадым. Быел уңыш яхшы булырга тиеш!», — диде вице-премьер. 

Марат Хөснуллин рапс, уҗым бодае һәм арыш басуларыннан фотолар куйган. Фотоларның кайда төшерелүе күрсәтелмәгән.

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/28-06-2020/marata-husnullina-vpechatlili-vozdelannye-polya-tatarstana-5752804

Алдарак «Татар-информ» Россия вице-премьеры Марат Хөснуллинның Мәскәү-Казан М12 тиз йөрешле трассасын вертолеттан каравын язган иде. 

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/28-06-2020/marata-husnullina-vpechatlili-vozdelannye-polya-tatarstana-5752804
news_right_1
news_right_2
news_bot