news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» хезмәткәрләрен Химиклар көне белән котлады

Татарстан Президенты илебез җитештерүчеләренә ярдәм итәргә өндәде.

Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» хезмәткәрләрен Химиклар көне белән котлады
tatarstan.ru

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәре көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» җәмгыятендә булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президенты «Казаноргсинтез»ны үстерүнең стратегик программасы проектларын гамәлгә ашыру белән танышты, түбән басымлы полиэтилен, А бисфенолы һәм этилен җитештерү һәм эшкәртү заводлары хезмәткәрләре белән очрашты.

Предприятиедә куркынычсызлык чаралары күрелгән һәм санитар таләпләр үтәлә, диде Татарстан Президенты. Җитештерү бер көнгә дә туктатылмады.

«Без бүген модернизацияләнгән производстволарны карадык, һәм бу модернизация дәвам итәчәк, полимерлар җитештерүне арттыру, яңа югары технологияле производстволар оештыру буенча планнарыбыз зур. Ягъни, киләчәккә үсеш стратегиясе — зур», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Яңа технологияләр атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны киметергә һәм җитештерүне экологик яктан тагын да яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

«Казаноргсинтез»ның үзәк диспетчерлык үзәгеннән Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча хезмәт коллективларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. «Нефть һәм нефть химиясе булган республика без. Химия хезмәткәрләре көне безнең өчен зур бәйрәм», - дип искәртте ул.

Татарстан Президенты шулай ук илебез җитештерүчеләренә ярдәм итәргә кирәклекне искә төшерде. «Без илне бөтен кирәкле химия һәм нефть химиясе продукциясе белән тулысынча тәэмин итәргә тиеш», — дип чыгышын йомгаклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100