news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Премьер-министры белән очрашты

Очрашуда машина төзелеше, химия, ягулык-энергетика өлкәсе, медицина һәм сәламәтлек саклау, туризм һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Каһир Рәсүлзадә белән очрашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Очрашуда машина төзелеше, химия һәм химия өлкәсе җитештерүе, ягулык- энергетика өлкәсе, медицина һәм сәламәтлек саклау, туризм һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар.

2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы белән Таҗикстан Республикасы арасында ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 20 548,2 АКШ доллары тәшкил итте, бу 2019 ел күрсәткечләреннән 17,7 процентка артыграк.

«Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында Таҗикстан Президенты безгә килү мөмкинлеген тапса, мин бик шат булачакмын» , - диде очрашуда Рөстәм Миңнеханов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100