news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга Төрекмәнстан вице-премьеры Сердар Бердымөхамедов килде

Ул 29 һәм 30 апрельдә Татарстан башкаласында уза торган Евразия хөкүмәтара советы чараларында катнашачак.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Татарстанга Төрекмәнстан Премьер-министры урынбасары Сердар Бердымөхәммәдов килде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Г.Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында мәртәбәле кунакны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды, диде агентлык әңгәмәдәше.

Сердар Бердымөхәммәдов Төрекмәнстанның хәзерге Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовның бердәнбер улы. Ул 29 һәм 30 апрельдә Татарстан башкаласында уза торган Евразия хөкүмәтара советы чараларында катнашачак.

Кичә Евразия икътисади берлегенең хөкүмәтара оешмасы утырышында катнашу өчен Татарстан башкаласына Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин килде. 

Моннан тыш, Казанга Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан премьерлары — Роман Головченко, Әскәр Мамин, Улукбәк Марипов, Кохир Расулзода һәм Абдулла Арипов, шулай ук Әрмәнстан Хөкүмәте башлыгы вазифаларын башкаручы Николай Пашинян килде.

«Утырышта кабул ителәчәк карарлар Евразия икътисади берлегендә интеграциягә яңа импульс бирер дип ышанам», - диде элегрәк Казан Ратушасында узган Евразия хөкүмәтара советы утырышында Михаил Мишустин.

Евразия икътисади берлеге (ЕАЭС) - Россия, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан һәм Кыргызстан кергән халыкара икътисади интеграция оешмасы. Молдова, Үзбәкстан һәм Куба күзәтүче дәүләтләр статусына ия.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100