Минтимер Шәймиев Кремльдә Бөекбритания илчесе белән очрашты

Илче Татарстанга сәфәре барышында Британия инвесторлары өчен яңа мөмкинлекләр кырын өйрәнү максатын куйган
(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстанга танышу сәфәре белән Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия берләштерелгән корольлегенең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Анн Прингл килде. Бүген илчене Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте.

Илченең бу юлы сәфәр программасы кыска булса да, Президент аның Татарстанга килүе бер сәфәр белән генә чикләнмәс дигән өметтә калды. Аның сүзләренә караганда, Бөекбритания илчеләре элек-электән Татарстанны игътибар үзәгеннән калдырмый. Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, дипломатик институтлар вәкилләренә мәгълүмат алмашу һәрчак кирәк. Югыйсә, Россия составындагы эре төбәкләр белән танышмый торып, илне эчтән аңлау кыен булыр иде.

Минтимер Шәймиев очрашуда республикадагы икътисади вәзгыять, аңа кризисның йогынтысына да тукталып узды. Аның аңлатуынча, кагыйдә буларак, аннан иң яхшы эшләүче төбәкләр күбрәк зарар күрә. Ныклы үскән, икътисады 60 процентка бәйле республикага да кризис тәэсир итми калмады. Президент белдерүенчә, соңгы елларда Татарстанда нефть химиясе, химия, машина төзелеше өлкәләрендә югары технологияле эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырылды. Аларга чит илләрдән һәм Россиядән кредит ресурслары җәлеп ителде. Президент кризис нәтиҗәсендә, кредитлар буенча хезмәт күрсәтүдә хәзер кайбер кыенлыклар булуын да искәртте. “Ләкин, ничек кенә булмасын, бу көчле төбәкнең кыенлыклары”, -дип искәртте ул.

2008 ел йомгаклары буенча, Бөекбритания Татарстанның сәүдә партнерлары булган илләр арасында 16 урында. Узган ел, ике арадагы тышкы сәүдә әйләнеше күләме, 2007 ел белән чагыштырганда 1,27 тапкырга үсеп, 433 млн. доллар тәшкил иткән. Татарстанда Бөекбритания компанияләре катнашында төзелгән 13 уртак предприятие эшли. Шуларның иң зурысы - “ICL-КПО ВС” ААҖ. Бүгенге көндә Бөекбритания Татарстанның әйдәп баручы инвесторы санала. Узган ел бу илдән безгә 44,4 млн. долларлык инвестицияләр кергән. Алар транспорт һәм җиһазлар җитештерүгә, химик сәнәгатькә тотылган. Агымдагы ел башына булган мәгълүматларга караганда, республикага җәлеп ителгән Британия инвестицияләре күләме 282 млн. доллар тәшкил итә.

Әмма Бөекбританиянең Россия күләмендә эре инвестор булып саналуына карамастан, ике арада әле тиешле сәүдә багланышлары юк. Очрашудан соң журналистлар белән булган әңгәмәдә Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия берләштерелгән корольлегенең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Анн Прингл шулай дип белдерде. Илче Татарстанга сәфәре барышында Британия инвесторлары өчен яңа мөмкинлекләр кырын өйрәнү максатын куйган.

Илченең бу вазифада республикага беренче генә сәфәре булуга карамастан, аның Татарстан икътисады турында шактый хәбәрдар булуы аңлашыла. Ул биредә Британия инвестицияләре өчен күп мөмкинлекләр бар дип исәпли. Шул ук вакытта аны Татарстаннан Англиягә туры авиарейслар булмавы борчый. Аның фикеренчә, бу уңайсызлык ике арадагы сәүдәне үстерүгә беркадәр тоткарлык тудыра. Очрашуда катнашкан ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе-Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов белдерүенчә, Универсиадага “Казан” халыкара аэропорты реконструкцияләнгәч, Татарстан башкаласыннан яңа авиарейслар ачу мөмкинлеге туачак. Тик ул чакта да бер проблеманы– турыдан-туры Казаннан Лондонга очар өчен визаны Мәскәүгә бармыйча гына алу мәсьәләсен хәл итәсе кала әле.

Илче журналистлар белән очрашуда Лондон белән Казанны икътисады багланышлардан тыш, халыкара спорт ярышларының берләштерүенә дә игътибар юнәлтте. Бөекбритания башкаласы 2012 елда Җәйге Олимпия уеннарын, ә тагын бер елдан соң, Казан җәйге Универсиаданы кабул итәчәк. Бу өлкәдә тәҗрибә алмашу бик мөһим, дип саный Анн Прингл.

Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия берләштерелгән корольлегенең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесенең сәфәр программасында “ICL-КПО ВС” җәмгыятендә,“Идея” технопаркында, КДУ да булу, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры белән очрашу, Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында булу каралган.