news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә контр-адмирал Илдар Әхмәров белән очрашты

Татарстан Президенты һәм Кольск флотилиясе штабы җитәкчесе Татарстан егетләренең хәрби хезмәте турында фикер алышты

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә контр-адмирал Илдар Әхмәров белән очрашты
https://tatarstan.ru

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә берничә очрашу үткәрде.

Ул Төньяк флотның Кольск төрле көчләр флотилиясе штабы башлыгы, контр-адмирал Илдар Әхмәров белән Татарстанның хәрби хезмәткәрләре шәхси составы һәм чакырылыш буенча килгән егетләрнең хәрби хезмәте турында фикер алышты, дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «СИБУР Холдинг» гаммәви акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе Дмитрий Конов белән очрашты. Алар Татарстан белән «СИБУР Холдинг» җәмгыятенең киләчәктә хезмәттәшлек итү, үзара файдалы кайбер уртак проектларны, шул исәптән инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot