news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мансур Хәлилов вафат булу сәбәпле, Татарстан җитәкчелеге кайгы уртаклашты

Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Алексеевск районы «Алга» колхозының элеккеге рәисе 78 яшендә вафат булды.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Татарстан Алексеевск районы «Алга» колхозының элеккеге рәисе Мансур Хәлиловның вафат булу сәбәпле, республика җитәкчелеге кайгы уртаклашты. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре 28 мартта үлде. Аңа 78 яшь иде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мансур Сафа улы Хәлилов 1942 елның 6 августында Татарстан АССР Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылында туган. Урта Тигәнәле мәктәбен бетергәч, ул Лаеш училищесына механизаторлыкка укырга керә. 1960 елда Хәлилов «Алга» колхозында эшли башлый, 1962 елда армиягә алына. Армиядән соң колхозда механизатор булып эшли. Чувашия совет-партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, колхозның баш икътисадчысы вазифасына күчә.

1977 елда Хәлиловны бертавыштан «Алга» колхозы рәисе итеп сайлыйлар. Бу вазифада ул 32 ел дәвамында эшләгән. Ул идарә иткән чорда колхоз республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында алдынгы урыннарны били, шулай ук җитәкче авылның социаль өлкәсенә дә зур игътибар бирә.

Хәлиловның эшчәнлеге авылны саклап калуга һәм анда яшәүчеләрнең тормышы өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән иде.

«Мансур Хәлилов һәрвакыт хезмәт сөючән, яраткан эшеңә фидакарь хезмәт итүе һәм җитәкче буларак социаль җаваплылыкны аңлау, кешеләргә карата игътибарлы һәм сак карашы белән аерылып торды», диелгән кайгынамәдә.

Ул күпьеллык хезмәте һәм казанышлары өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен» һәм «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

«Югары класслы профессионал Мансур Сафа улы Хәлилов турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр», диелә Татарстан җитәкчелегенең телеграммасында.

Кайгынамәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов имзалаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100