news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Татарстандагы сәламәтлек саклау өлкәсен цифрлаштыру хакында сөйләштеләр

Татарстанның сәламәтлек саклау системасына цифрлы технологияләрне кертү программасы тәкъдим ителде.

Мәскәүдә Татарстандагы сәламәтлек саклау өлкәсен цифрлаштыру хакында сөйләштеләр
https://tatarstan.ru

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә узган очрашуда Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсен цифрлаштыру турында сөйләштеләр.

Очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Павел Пугачев, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә Импортны алыштыру буенча компетенцияләр үзәге директоры Илья Массух, «Фармстандарт» компаниясе вәкилләре фикер алышты, дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

«Сәламәтлек саклау өлкәсен цифрлаштыру — ул бүген тормыш өчен кирәкле процесс. Без бу мәсьәлә белән кызыксынабыз. Тәҗрибә уртаклашу, белгечләрнең фикерен өйрәнү, безнең республикада куллану мөмкинлеген билгеләү һәм тәҗрибәне сынап карау мөһим дип уйлыйм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, сәламәтлек саклау тармагын цифрлаштыру гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк, шулай ук хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәлелеген дә арттырачак. Бу кирәкле юнәлешләрнең берсе, ди ул.

Татарстанның сәламәтлек саклау системасына цифрлы технологияләрне кертү программасы тәкъдим ителде. Бу юнәлештә эш Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән бергә алып барыла.

Очрашуда Татарстаннан Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм башкалар катнашты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100