news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 8 миллиард сумга җиткән

Марат Айзатуллин сүзләренчә, декабрьдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача 102 процентны тәшкил иткән.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның бурычы 2022 елның 1 гыйнварына якынча 8 миллиард сумны тәшкил иткән. Бу санны Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтте.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар турында министр бүген Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция режимында узды.

Марат Айзатуллин сүзләренчә, декабрьдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача 102 процентны тәшкил иткән. Бу узган ел күрсәткеченнән 0,7 процентка кимрәк.

Татарстанның 19 районы планны җиренә җиткереп үтәүчеләр исемлегендә.

Электрон форматта башкарылган түләүләр саны сизелерлек артты, диде министр. Хәзер республика буенча электрон түләүләрнең уртача дәрәҗәсе 68 процент тәшкил итә. Һәр өченче коммуналь түләү гражданнар тарафыннан читтән торып башкарыла.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, 6 муниципаль берәмлектә электрон түләүләр дәрәҗәсе Татарстан буенча уртачадан югарырак санала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100