news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Василий Лановой вафат булу сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты

СССРның халык артисты  87 яшендә Мәскәүдә вафат булды.

Василий Лановой вафат булу сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты
Рамил Гали

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Танылган артист Василий Лановой вафат булу сәбәпле Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Евгений Вахтангов исемендәге Дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе Римас Туминаска актерлар коллективының кайгысын уртаклашу телеграммасы җибәрде.

  • СССРның халык артисты Василий Лановой коронавирусның авыр формасыннан соң, кичә, Мәскәүдә 87 яшендә вафат булган. 

«Мондый олы шәхеснең китүе белән килешү кыен. Василий Семенович безнең театр һәм кинематография тарихында тулы бер чорның гәүдәләнеше булды. Бөтен ил буйлап миллионлаган җанатар йөрәкләрендә Василий Лановой тудырган куркусыз Павка Корчагин һәм батыр Иван Варавваның, капитан Грей һәм онытылмас Вронский, сөйкемле Калаф принцы һәм көчле ихтыярлы Юлий Цезарь образлары яши», — дигән Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, Василий Лановой югары сәнгатькә, бөек рус мәдәниятенә һәм Ватанга тугрылык үрнәге булды, ул аңа таланты белән генә түгел, актив гражданлык позициясе һәм җәмгыять тормышында актив катнашуы белән хезмәт итте.

Рөстәм Миңнеханов Василий Семеновичның хәләл җефете Ирина Петровна Купченконың һәм аның улы Александрның кайгысын Татарстанда халкы чын күңелдән уртаклашуын тапшырырга сорады. «Бу уникаль артист һәм искиткеч кеше турында истәлек, Россиянең театр һәм кино сәнгате хәзинәсенә керткән өлеше өчен рәхмәт безнең йөрәкләрдә кала», — диде республика җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100