news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: КАМАЗ - Татарстанның гына түгел, Россиянең төп бренды

Татарстан Президенты Кремльдә «Дакар» ралли-рейды җиңүчеләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов: КАМАЗ - Татарстанның гына түгел, Россиянең төп бренды
Рамиль Гали

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кремльдә «Дакар» ралли-рейды җиңүчеләре — «КАМАЗ-мастер» командасы белән очрашты. Ул команданы җиңүләре белән котлады. Аларга орден, медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

«Сезне чын күңелдән ышанычлы җиңүегез белән котлыйм. Югары спорт осталыгы һәм сыгылмас спорт рухы безне монда алып килде. „Дакар“ безнең экипажлар өчен җиңел булмады, һәм бөтен республика сезнең өчен борчылды, уңышларны игътибар белән күзәтте. КАМАЗ — инженерлык идеясе генә түгел, Татарстанның, илнең төп брендларының берсе дә», — дип котлады Рөстәм Миңнеханов команданы.

Шулай ук ул ралли-рейдта җиңүнең бүләк булуын әйтте. «Сез — спортның техник төрләре белән шөгыльләнүче яшь егетләр өчен үрнәк. Сез республикабызның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына лаеклы бүләк ясадыгыз», — диде ул.



Галерея: Рустам Минниханов встретился с членами команды «КАМАЗ-мастер»



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100