news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов АКШта Татарстанда гамәлгә кертү өчен яңа эшләнмәләрне өйрәнәчәк

ТР Президенты һәм Америка бизнесменнары «Алабуга» МИЗ һәм «Иннополис» территориясендә чит ил капиталы булган предприятиеләрне урнаштыру вариантлары турында фикер алышачак.

Рөстәм Миңнеханов АКШта Татарстанда гамәлгә кертү өчен яңа эшләнмәләрне өйрәнәчәк
архив tatarstan.ru

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Америка эшләнмәләрен һәм технологияләрен Татарстан икътисадына җәлеп итү республика Президенты Рөстәм Миңнехановның АКШка кыска вакытлы сәфәре максатларының берсе булачак. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

«Татарстанда Америка инвестицияләре булган 50гә якын предприятие теркәлгән, берсе «Алабуга» МИЗ территориясендә урнашкан. Америка партнерлары белән түгәрәк өстәл узачак, перспективалы юнәлешләр булып республика икътисадына Америка технологияләрен һәм фәнни эшләнмәләрне җәлеп итү тора. Аерым алганда, «Алабуга» МИЗ, «Иннополис» һәм «Технопарк» кебек мөмкинлекләрне куллану күзаллана», — дип хәбәр итте Галимова.

Татарстан Республикасы Президентының АКШтагы эшлекле очрашулары 3 февраль иртәсендә башланачак. Шул ук көнне Америка бизнесы вәкилләре белән түгәрәк өстәл планлаштырылган. Анда Татарстан Кремний үзәне белән элемтәне ничек үстерү һәм АКШ белән берьюлы берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итү турында фикер алышачаклар. Мәсәлән, автомобиль, авиа - вертолет һәм машина төзелеше, химия һәм нефть химиясе, инновацияләр, сәламәтлек саклау өлкәләре.

Узган елның 9 аенда тышкы сәүдә әйләнеше 360 млн доллардан артып киткән. Соңгы биш-алты елда бу начар сумма түгел, диде Галимова. Хәзер Татарстан һәм Америка партнерлары алдынгы технологияләрне җәлеп итү, республиканың нефть химиясе комплексын модернизацияләү, автомобиль һәм машина төзелеше, телекоммуникацияләр, инновацияләр, менеджмент һ. б. өлкәләрдә хезмәттәшлек итә.

Элегрәк Рөстәм Миңнехановның БМО Генераль секретаре һәм Россиянең АКШтагы Тулы вәкаләтле вәкиле Василий Небензей белән очрашачагы билгеле булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100