news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле: Кытайда коронавирус вазгыятен борчылып күзәтәбез

Кытай - Татарстанның күптәнге партнеры, шуңа күрә кирәк булганда, республика аңа ярдәм итәргә әзер, диде Лилия Галимова.

Казан Кремле: Кытайда коронавирус вазгыятен борчылып күзәтәбез
архив

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан хакимияте коронавируска каршы көрәш өчен, кирәк була калса, Кытайга ярдәм итәргә әзер. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе сорауларына Казан Кремле вәкиле, ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова җавап бирде.

«Без Кытайда барган хәлләрне күзәтәбез. Сез әйткәнчә, Кытай безнең бик якын һәм яхшы партнерыбыз, аның белән инде күп еллар үзара мөнәсәбәтләр төзелгән. Якын арада Кытайда гына түгел, бөтен дөньяда булган әлеге глобаль проблеманы хәл итү юлы табылыр дип өметләнәбез», — диде Галимова.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга коронавирустан саклану чаралары турында системалы рәвештә хәбәр итәргә кушкан иде. ТР Президенты матбугат хезмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, татарстанлылар арасында паникага юл куймау бик мөһим.

«Инде ватсапта үзеңне ничек сакларга кирәклеге, сабын яки тагын ниндидер элементар көнкүреш әйберләре куллану турында хәбәрләр тарата башладылар. Паникага юл куймау һәм кешеләрдә ялгыш фикер тудырмау максатыннан, Президент тарафыннан, безнең территориябездә коронавирусны булдырмас өчен республикада нинди чаралар күрелүе турында оператив мәгълүмат бирү бурычы куелды», — диде Галимова.

Кичә Казаннан Кытайга гуманитар ярдәм җибәргәннәр - биш тоннадан артык медицина битлеге. Галимова Кытай коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Татарстаннан турыдан-туры ярдәм сорамавын әйтте. Әгәр ярдәм кирәк булса, республика, күптәнге партнер буларак, аны күрсәтергә әзер.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100