news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президентка Казандагы «Союзмультпарк» мультимедиа үзәген күрсәттеләр

Бу гадәти булмаган форматтагы креатив киңлек, аны бөтен гаилә өчен төрле чараларда: мастер-класслар уздыру, кино күрсәтү, күргәзмәләр оештыру өчен мобиль итеп үзгәртеп була.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда «Союзмультпарк» мультимедиа күңел ачу-үстерү үзәген карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче «Союзмультпарк» быел Мәскәүдә оештырылды. Бу гадәти булмаган форматтагы креатив киңлек, аны бөтен гаилә өчен төрле чаралар: мастер-класслар, кино күрсәтү, күргәзмәләр оештыру өчен мобиль итеп үзгәртеп була. Шул ук вакытта «Союзмультфильм» киностудиясе тарафыннан эшләнгән мультимедиа аттракционнары ил анимациясенең төрле чорларын актуаль технологик карарлар белән тоташтыра.

Казанның «Союзмультпарк» үзәге Мәскәүнекенә охшаш, әмма шуның белән бергә үз спецификасына да ия. Аерым алганда, анда килүчеләрне анимация дөньясы белән генә түгел, ә Татарстан Республикасы тарихы һәм мәдәнияте белән дә таныштыралар.

Казан «Союзмультпарк»  үзәгенең мөһим өлеше - анимация мәктәбе, ул агымдагы елның 1 сентябрендә ачылган. Анда төрле яшьтәге укучылар үз персонажларын һәм гади компьютер анимациясен ничек булдырырга, шулай ук кул астындагы чаралардан мультфильмны ничек ясарга мөмкин икәнлегенә база белеме туплый ала.

Татарстан Президенты мультимедиа киңлекләрен карады, «Союзмультпарк» технологияләре һәм цифрлы мөмкинлекләре белән танышты. Карау барышында кирәкле аңлатмаларны «Союзмультфильм» киностудиясенең директорлар советы рәисе Юлиана Слащева бирде.

Аерым алганда, «Союзмультфильм» вәкиле үзәк Татарстан балалары һәм яшьләренең креатив күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итәчәк, дип саный. Павильон сентябрьдән тест режимында эшли, әмма анда 6 меңнән артык кунак булган инде.

Хәзерге вакытта үзәк территориясендә югары технологияле 12 аттракцион эшли. Аларны эшләгәндә ясалма интеллект, VR/AR, RTX technology, virtual mocap, motion capture, 3D анимация белән алдынгы технологияләр кулланыла. Проект ТР Хөкүмәте тарафыннан «Союзмультфильм» киностудиясе белгечләре катнашында тормышка ашырылды.

Юлиана Слащева шулай ук Рөстәм Миңнехановка «Союзмультпарк» үзәген алга таба үстерү планнары турында сөйләде. Киләсе елда биредә уен бүлмәсе, интерактив зоналар булдыру һәм тематик кафе ачу күздә тотыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100