news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов табибларга һәм Роспотребнадзор вәкилләренә дәүләт бүләкләре бирде

Татарстан Президенты сүзләренчә, «медицина хезмәткәрләре дөньякүләм янаган куркыныч белән ялсыз һәм йокысыз, фидакарьләрчә көрәште».

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләргә 49 кеше лаек булды.

Татарстан Президенты әйтүенчә, пандемия бар кеше өчен дә, беренче чиратта сәламәтлек саклау өлкәсе өчен җитди сынау булды. «Медицина хезмәткәрләре дөньякүләм янаган куркыныч белән бер ялсыз һәм йокысыз фидакарьләрчә көршәте. Республикада яшәүче һәр кеше сезнең һөнәри батырлык белән ихлас горурлана һәм соклана дип бер арттырусыз әйтә алам. Бүген без тормышның чын бәһасен аңладык», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, медицина хезмәткәрләренең күбесе атналар буе туганнарын һәм якыннарын күрмичә яшәде, «кызыл зоналарда» кеше гомере өчен көрәште.

«Башкалар хакына үз гомерләрен биргән кешеләр мәңгегә безнең хәтердә калачак. Бәйрәм алдыннан табибларның һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренең эше арта гына. Сезнең тырышлык аркасында хәзер тормышыбыз үз юлына кереп бара. Гамәлләрегез белән сез иминлек тәэмин итәсез һәм нәтиҗәдә бик күп гомерләрне саклап каласыз. Сез рәхмәт сүзләренә генә түгел, ә бүләкләргә дә лаек», диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков II дәрәҗәдәге «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде. «ТАССРның 100 еллыгы» медаленә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры Васил Зыятдинов лаек булды.

Тантанада башка дәүләт бүләкләре дә тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100