news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов төбәк җитәкчеләре арасында «Хакимият индексы»нда икенче урынны алды

Рейтингны «Давыдов.Индекс» агентлыгы аналитиклары әзерләгән.

Рөстәм Миңнеханов төбәк җитәкчеләре арасында «Хакимият индексы»нда икенче урынны алды

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәк җитәкчеләре арасында «Хакимият индексы» рейтингында икенче урынны алды. Декабрь өчен рейтингны «Давыдов.Индекс» агентлыгы аналитиклары әзерләгән.

Рейтингта Мәскәү мэры Сергей Собянин беренче урынны алган, өченче урында Чечня башлыгы Рамзан Кадыров.

Һәр катнашучыга һөнәри абруе, аның аппарат-лоббист потенциалы, аның җитәкчелегендәге өлкәнең әһәмияте, яше, зур уңышлары һәм/яки уңышсызлыклары кебек сыйфатларына карап бәя бирелгән.

Моннан тыш, төбәкнең эчке сәясәт кураторлары арасында Россия буенча өченче урынны Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары — Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев алды. Рейтингта аннан алда Төмән өлкәсе вице-губернаторы Сергей Сарычев һәм Санкт-Петербург губернаторы аппараты җитәкчесе Любовь Совершаева тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100