Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов пандемия чорында Татарстан вузларының эшен бәяләде
Республика Президенты югары белем бирү учреждениеләренә һәм студентларга «Без бергә» һәм «Ярдәм янәшә! Ярдәм якында гына!» хәйрия акцияләрендә катнашкан өчен рәхмәт әйтте.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген югары уку йортлары ректорлары һәм академик фән вәкилләре белән очрашты. Ул республика югары уку йортларының коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында эшен бәяләде. Чара Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Миңнеханов сүзләренчә, 2020 ел мәгариф системасы өчен чакырулар һәм сынаулар елы булды. Пандемия белем бирү процессына үз төзәтмәләрен кертте, әмма Татарстанның уку йортлары авырлыкларны җиңеп чыкты һәм планлаштырылган программаларны тулысынча үтәде, кабул итү кампанияләрен уздырды.
Республика җитәкчесе югары уку йортлары ректорларына алга таба санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
Моннан тыш, Миңнеханов югары белем бирү учреждениеләренә һәм студентларга «Без бергә» һәм «Ярдәм янәшә! Ярдәм якында гына!» хәйрия акцияләрендә катнашкан өчен рәхмәт әйтте.
Соңыннан Татарстан Президенты сүзләренчә, фәнни-мәгариф потенциалы — республиканың иң мөһим көндәшлек өстенлеге.
«Киләчәктә дә глобаль максатлар куярга, белем бирү һәм фәнни инфраструктураны камилләштерергә кирәк», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз