news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Ак Барс Банкның Covid-19 пандемиясе чорында ярдәм итүе турында сөйләде

Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышы Казанның ИТ-паркында узды.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты бүген республиканың цифрлы үсешенә ярдәм итү ассоциациясе утырышын уздырды. Чара Казанның ИТ-паркында узды. Бу турыда Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта Рөстәм Миңнеханов Ак Барс Банкының республиканың финанс-технологик партнеры буларак керткән өлешен билгеләп үтте, шулай ук чарада тәкъдим ителгән яңа эшләнмәләрне бәяләде.

«Ак Барс Банк беренчеләрдән булып Федераль салым хезмәтенең блокчейн-платформасына кушылды. Аның продуктлары призлы урыннар били, ә карарлар һәм технологияләр белән шул исәптән чит ил банклары да кызыксына», — диде Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, коронавирус инфекциясе пандемиясе вакытында банк халыкка һәм зыян күргән компанияләргә ярдәм итә алган, цифрлы сервисларның экосистемасын булдыруга зур өлеш керткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot