news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов алты яшьлек баланың янгын сүндерү частенә бару хыялын тормышка ашырган

Малай автоцистерналар руле артында утырды, автобаскычның ничек көйләнүен карады һәм бүләккә чын янгын сүндерүче каскасын алды.

Миңнеханов алты яшьлек баланың янгын сүндерү частенә бару хыялын тормышка ашырган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов Алабугада яшәүче алты яшьлек малайның янгын сүндерү частендә булу хыялын чынга ашырды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, 26 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты «Теләкләр чыршысы» акциясенә кушылды. Ул чыршыдан балаларның Яңа ел теләкләре язылган берьюлы өч открытка алды. Чаллыда яшәүче 8 яшьлек малай самолет кабинасында булырга хыяллануын язган. Нурлаттан җиде яшьлек бала Яңа елга планшет сораган, ә Алабугадан алты яшьлек Данис чын янгын сүндерү бүлегенә эләгергә теләвен язган.

Бүген Алабуга районы башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Нуриев Данисны әнисе һәм дүрт яшьлек энесе Әмир белән кунакка чакырды. Чәй эчкәннән соң гаиләгә администрацияне күрсәттеләр, Татарстан Президентыннан татлы бүләкләр һәм спорт белән шөгыльләнү җайланмасына сертификат тапшырдылар.

Аннары алар бергә 75нче янгын сүндерү-коткару бүлегенә китте. Экскурсия диспетчерлыктан башланды. Анда Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре шалтыратулар кабул итә. Кунакларга техниканы да, янгын сүндерүчеләрнең киенүен күрсәттеләр, кизү каравыл тәртибе турында сөйләделәр.

Данис янгын автоцистернасы йөртүчесе урынында була, идарә итә һәм сигнал бирә торган җайланманы сынап карый алды, аның ярдәмендә әнисен Яңа ел белән котлады. Даниска барыннан да бигрәк автобаскычлар ошады. Янгын сүндерүчеләр сценарийны бозып, аларның берсен хәтта көйләп тә күрсәтте. Аннары часть территориясендә махсус поддонда сыеклык яна башлады. Янгынны санаулы секундларда юк иттеләр.

Очрашу азагында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кунакларга янгын автобаскычының кечерәйтелгән күчермәсен бүләк итте, шулай ук Даниска чын алтын янгын сүндерүче каскасын тапшырды. Моннан тыш, янгын сүндерүчеләр әлеге гаилә яши торган фатирда янгын турында хәбәр итә торган җайланмалар куярга вәгъдә итте.






autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100