news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Россия авыл хуҗалыгы министры Татарстанның авыл хуҗалыгы уңышларын бәяләде
Татарстан 2007 елны 1 миллион 730 мең тонна сөт, 355 мең тонна ит җитештерү күрсәткечләре белән тәмамлый
Скопировать ссылку
(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Россия авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагындагы быелгы уңышларын Россиядә иң югары дип бәяләде. Бу хакта министр Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә хәбәр иткән.
“Авыл хуҗалыгы өлкәсендә барлык күрсәткечләр буенча Татарстан Россиянең башка төбәкләре арасында аеруча зур уңышка иреште, дип әйтте министр. Монда республикада соңгы елларда авыл хуҗалыгын торгызу буенча эзлекле рәвештә эш алып баруыбыз, шулай ук “Аграр сәнәгатьне үстерү” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылган программалар да үз нәтиҗәләрен бирде. Татарстанда без халкыбыз иминлеге өчен җирнең никадәр кадерле чыганак булуын аңлыйбыз”, - дип сөйләде Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә Татарстанның 2007 ел өчен фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премияләрен тапшыру тантанасында.
“Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча беренче бишлеккә керә. Без елына иген-кырларыбыздан җыеп алган 5 миллион тонна ашлык – ул рекорд түгел, ә нормага әверелеп бара. Хәзер инде игенне традицион икмәк пешерүгә, терлек азыгы әзерләүгә файдаланудан тыш, сәнәгатьтә дә кулланырга ниятлибез. Мәсәлән, киләсе елда Татарстанда Россиядә беренче биоягулык җитештерү заводына нигез салыначак. Быел республикада ачылган рапс орлыгын эшкәртүче май-экстракт заводы да илдә бердәнбер”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы узып баручы елга ясаган нәтиҗәләргә караганда, быел республикада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү темплары, узган елга караганда, ике тапкырга артыграк булган. Елны без 1 миллион 730 мең тонна сөт, 355 мең тонна ит җитештерү күрсәткечләре белән тәмамлыйбыз. Бер сыердан савып алынган сөт быел 4 мең килограммнан арткан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot