Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнарында җитәкчеләр эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләде
Республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге хакимиятнең актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә генә югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкин, диде Татарстан Президенты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). РФ субъектларында югары вазифаи затлар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләре буенча федерация субъектлары арасында беренче бишлеккә керү өчен, Татарстанда бөтен шартлар да бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
«Фәкыйрьлек дәрәҗәсе», «Торак шартларын яхшырткан гаиләләр саны», «Торак төзелеше күләме», «Шәһәр тирәлегенең сыйфаты», «Зур шәһәр агломерацияләрендә нормативларга туры килә торган юл челтәре өлеше», «Әйләнә-тирә мохит сыйфаты» күрсәткечләрен үтәү буенча республика 2019 елда 46нчы һәм 2020 елда 12нче урында тора.
Рөстәм Миңнеханов РФ субъектлары арасындагы — федераль дәрәҗәдәге күрсәткечләрнең Россия Президенты Владимир Путин указы, республикада районнар арасында Татарстан Президентының тиешле указы белән билгеләнгәнлеген искәртте.
«Күрсәткечләргә ирешү мәсьәләләре эшче төркемнәр утырышларында системалы рәвештә карала. Күрсәткечкә ирешүнең һәркайсы артында беркетелгән кураторлар тора, юл карталары билгеләнгән. Безнең өчен, федераль дәрәҗәдә лидер төбәк буларак, җитди бурычлар куелды», — диде республика җитәкчесе.
Югары күрсәткечләргә хакимиятнең барлык — республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге актив эше нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин, дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз