Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнехановка «Татнефть»нең медицина ярдәмен үстерү планы хакында сөйләделәр
Татарстан Президенты республиканың зур нефть компаниясе директорлар советы утырышын уздырды.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). БМО Глобаль шартнамәсе нигезендә «Татнефть» компаниясе Татарстанның көньяк-көнчыгышында югары технологияле медицина ярдәмен үстерү, авыруларны профилактикалау һәм дәвалау системасын камилләштерү максатын куйган. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге «Татнефть» директорлар советы утырышында хәбәр ителде.
Компания БМО Глобаль шартнамәсенә 2019 елның көзендә кушылды. Килешү максатларының берсе «Яхшы сәламәтлек һәм иминлек» дип атала. Аңа ирешү өчен «Татнефть» хезмәткәрләре тарафыннан компаниянең сәламәтлек саклау пунктларын модернизацияләүне, бактериология лабораториясен төзүне, шулай ук медицина мәгълүмат системасын булдыруны күздә тоткан юл картасы формалаштырылган.
«Татнефть» компания хезмәткәрләренең вакытлыча эшкә яраксызлыгы көннәре санын 2030 елга 50 процентка, 2025 елда 25 процентка җиткергәннән соң, киметү бурычы куйган. Инвестицион проектларның нәтиҗәлелеген бәяләгәндә аларның «Татнефть» төркеме хезмәткәрләренең сәламәтлегенә һәм иминлегенә йогынтысы исәпкә алыначак», — диделәр компаниядә.
Утырышта шулай ук нефть һәм нефть продуктларын сатудан кергән табышны яңадан торгызу чаралары турында да фикер алыштылар. 2019 елда «ТАНЕКО»да ЭЛОУ-АВТ-6ны эшләтеп җибәрү «Татнефть»кә эшкәртү күләмен 11,5 млн тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирде. Алынган продукцияне сату өчен компания электрон сәүдәне үстерә, шул исәптән Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы мәйданчыгы аша да. Әмма «Татнефть» өчен ягулыкны сатуның иң нәтиҗәле каналы — АЗС фирма челтәре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз