news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Иң мөһиме – нефть-газ химиясе предприятиеләренә максималь йөкләнеш бирү

«Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышында агымдагы елның 9 аенда Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы эшенә йомгак ясалды.

Миңнеханов: Иң мөһиме – нефть-газ химиясе предприятиеләренә максималь йөкләнеш бирү
tatarstan.ru

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында агымдагы елның 9 аенда Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы эшенә йомгак ясалды һәм берничә проект тәкъдим ителде. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

«Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр иткәнчә, 2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстанның нефть-газ химиясе комплексының база предприятиеләрендә җитештерү 6 процентка кимегән. Нефть чыгару, каучук һәм полиэтилен чыгару кимегән. ОПЕК (ОПЕК+) килешүе буенча чикләүләр булу сәбәпле, нефть чыгаруның төп кимүе «Татнефть»кә туры килә. Компания тарафыннан 19 307 млн тонна нефть чыгарылган, бу узган ел дәрәҗәсеннән 13 процентка кимрәк.

Нефть-газ химиясе комплексының база предприятиеләре тарафыннан 879 млрд сумлык продукция төяп озатылган, бу узган елга караганда 17 процентка кимрәк. Республиканың берләштерелгән бюджетына күчерүләр 39 процентка кимегән. Нефть продуктлары, ашламалар, юу чаралары һәм пластмасса әйберләре җитештерүдә уңай динамика саклана.

Өченче кварталда нефть һәм нефть продуктларына, пластикларга, каучук, карбамидка дөнья бәяләре яңадан торгызылган. Россия экспортерлары шулай ук рубльне йомшарту нәтиҗәсендә өстәмә отыш алганнар. Бу тармак предприятиеләренә икенче кварталда кимегәннән соң, өченче кварталда керемне һәм республика бюджетына түләүләрне арттырырга мөмкинлек бирде. Әмма узган ел дәрәҗәсенә ирешелмәгән.

Татарстанда нефть эшкәртү 9,7 процентка — 14,7 млн тоннага кадәр арткан. 5 млн тоннага якын дизель ягулыгы һәм 1,3 млн тонна автобензин җитештерелгән. ТАНЕКОда чималны эшкәртү күләме 17 процентка арткан. Гидрокрекинг җайланмасын капиталь ремонтлау аркасында, дизель ягулыгы җитештерү кимегән. «ТАИФ-НК» (КДПТО) тирән эшкәртү комплексы эшләтеп җибәрү-көйләү режимында эшли. Өченче кварталда мазутның чыгышы 113 килограммга кадәр кимегән. «ТАИФ-НК»да, автомобиль бензиннарыннан аермалы буларак, дизель ягулыклары һәм җиңел углеводород фракцияләре җитештерү арткан.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, нефть-газ химиясе комплексының һәр предприятиесе буенча нинди күрсәткечләр кимүне җентекләп анализларга, проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Шундый темаларның берсе итеп ул каучук белән тәэмин ителешне атады. «Бүген базарда чимал күп, әгәр аны эшкәртмәсәк, авыр булачак. Шуңа күрә полимерлар җитештерүнең алга таба үсеше максатка ярашлымы-юкмы икәнлеген карарга кирәк. Иң мөһиме — булган куәтләргә максималь йөкләнеш бирү», — дип билгеләп үтте ТР Президенты, инвестицион проектларга федераль ярдәм күрсәтү мөмкинлекләренә игътибар итеп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100