news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов фельдшерларга медицина модульле 60 машина тапшырды

Президент Татарстан халкының сәламәтлеген кайгырткан табибларга рәхмәт әйтте, яңа автомобильләр аларның эшен сизелерлек җиңеләйтер дигән өмет белдерде.

Рөстәм Миңнеханов фельдшерларга медицина модульле 60 машина тапшырды
Эвелина Киселёва

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче медицина ярдәм күрсәтү өчен авыл фельдшерларына 60 автомобиль ачкычы тапшырды. Казанда узган чарада Татарстандагы 38 район хастаханәсе машина алды.

«Бу бик кирәкле транспорт. Хәзер гражданнарыбызның сәламәтлеге никадәр мөһим булуын беләбез. Бу мәсьәлә Федерация, республика, муниципалитет хакимияте органнарында беренче планда», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстан халкының сәламәтлеген кайгырткан табибларга рәхмәт әйтте, яңа автомобильләр аларның эшен сизелерлек җиңеләйтер дигән өмет белдерде.

«Бу транспорт безнең республикада яшәүче кешеләр иминлеге өчен хезмәт итсен», — дип теләде республика Президенты.

Медицина носилкалары булган Lada Largus модельле 60 машинага сертификатны ул Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка тапшырды.

Татарстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 2021-2025 елларда авылларда, шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм 50 меңгә кадәр халкы булган кеше шәһәрләрдә медицина оешмаларын җиһазландырачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100