news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Шәймиев «Ел гаиләсе» бәйгесендә җиңгән күпбалалы гаиләне котлады

Яшел Үзәндә яшәүче Наил һәм Рәйсә 15 бала тәрбияли.

Миңнеханов һәм Шәймиев «Ел гаиләсе» бәйгесендә җиңгән күпбалалы гаиләне котлады
tatarstan.ru

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев күп балалы Миңнуллин-Латыйповлар гаиләсен котлады.

Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге гаилә «Ел гаиләсе» бәйгесендә «Күп балалы гаилә» номинациясендә җиңгән, шулай ук «Идел буендагы уңышлы гаилә — 2021» округ бәйгесендә «Ата-ана даны» номинациясендә лидер булган.

Яшел Үзәндә яшәүче Наил һәм Рәйсә 15 бала тәрбияли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100