Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Барлык районнарда да туган телләр фән буларак өйрәнелми
«Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү — безнең эшнең өстенлекле юнәлеше», — диде республика Президенты.
(Казан, 28 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның барлык районнарында да туган телләрне өйрәнү фән буларак алып барылмый.
«Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү — безнең эшнең өстенлекле юнәлеше. Туган телләрне өйрәнүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Барлык районнарда да бу фән буларак алып барылмый. Кызганыч, бу мәсьәләдә үзгәрешләр таләп ителгән районнар бар», — диде республика Президенты.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, чуашлар, марилар, удмуртлар һәм мордвалар тупланып яши торган кайбер торак пунктлардагы мәктәпләрдә тиешле туган телне сайлауга җитәрлек игътибар бирелми. «Татар ата-аналарының балаларына өйрәтү өчен туган телне дөрес сайламау буенча да җитешсезлекләр бар», — диде Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз