Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча киңәшмәдә катнашты
Татарстан илдә беренчеләрдән булып хезмәт җитештерүчәнлегенең төбәк программасын эшләде.
(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Бүген Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Максим Орешкин «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» өстенлекле программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция-элемтә режимында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, дип хәбәр ителә Президентның матбугат хезмәтендә.
Рөстәм Миңнеханов икътисадның һәм сәнәгатьнең барлык тармакларында да хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен Татарстан Республикасында башкарыла торган чаралар турында сөйләде. Аның искәртүенчә, төбәктә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча 10 елдан артык инде сакчыл җитештерү элементлары гамәлгә кертелә. Татарстан илдә беренчеләрдән булып хезмәт җитештерүчәнлегенең төбәк программасын эшләде. Моннан тыш, ресурс үзәкләре базасында югары квалификацияле кадрлар әзерләү дәвам итә (2017 елга республикада 25 ресурс үзәге эшли). Бизнес өчен заманча инфраструктура – технопарклар, инновацион үзәкләр, сәнәгать мәйданчыклары булдырыла. Шул исәптән, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, муниципаль районнарда сәнәгать мәйданчыклары булдыруга басым ясала – бүген мондый 62 мәйданчык бар.

Татарстан хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча шактый гына тәҗрибә туплады, диде Рөстәм Миңнеханов. Энергияне сак тоту технологияләре үзәге базасында компетенцияләр үзәге булдырылды. Ул шулай ук Татарстанны сынау төбәге итеп сайлаган өчен рәхмәтен дә белдерде. «Без бу өлкәдә җыелган тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер», – дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз