news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Россиянең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлеге — өстенлекле сорау

«Казан Экспо» үзәгендә KazanSummit-2021 форумы ачылды.

Рөстәм Миңнеханов: Россиянең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлеге — өстенлекле сорау
Рамил Гали

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов KazanSummit-2021 форумы ачылышында Россиянең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлеге өстенлекле сорау булуын әйтте. 

Ачылыш тантанасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән аятьләре белән башланып китте.

Рөстәм Миңнеханов чыгышын бисмилләһ белән ачып җибәреп, форумның уңышлы булуын теләде. 

«РФ Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустинга безнең форумга игътибар өчен рәхмәтемне белдерәм. Без бу чараны ел саен Икътисади үсеш министрлыгы потенциалын кулланып, тагы да масштаблырак итеп уздырырга килештек. Россиянең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлеге — өстенлекле сорау», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул аның РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан да өстен куелуын билгеләп узды. 

«Пандемия тоткарласа да, сез — безнең белән. Кемдер онлайн эшләячәк. Үзегезне саклагыз. Сәламәтлек иң мөһиме», — диде.

Россия икътисади үсеш министры Максим Решетников KazanSummit-2021 форумы 12 нче тапкыр узуын искәртте. Аны киңкүләм итеп оештырган өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.

«Пандемиягә карамастан, күзгә-күз очрашабыз. Дөнья ничек үзгәрүе, яңа мөмкинлекләргә интеграция мөһимлеге, ислам илләре белән багланышлар турында сөйләшергә җыелдык. Россиядәге 20 млн мөселманның ихтыяҗлары ничек үзгәрә, яңа мәнфәгатьләргә җавап бирү ничек бара — болар барысы да мөһим сорау», — диде министр. 

«Форумның хәләл секторы бик зур алгарыш белән үсеш ала, ил эчендә зур потенциал белән үсә, бу экспорт, инвестицияләр, сәүдә, мода һәм башка мәсьәләләр ике көн эчендә нәтиҗәле сөйләшү булыр дип ышанам», — дигән теләген җиткерде Максим Решетников. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100