Путин: “Универсиада – ул яшьләрнең төп спорт форумы”

Уеннар спортның бөтен дөнья студентлары өчен зур әһәмияткә ия булуын раслый, дип саный РФ Президенты

(Казан, 28 июнь, "Татар-информ"). Кичә РФ Президенты Владимир Путин “Россия студентларының спорт клублары ассоциациясе” Бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының оештыру съездында чыгыш ясады.

Берләшмәнең төп бурычлары – күмәк студентлар спортын үстерү, яшьләр спортын һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән ярышлар һәм чаралар оештыру, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

“Мондый беренче студентлар клублары, соңыннан ассоциацияләр XIX гасырда, 1911 нче елда, оештырыла башлаган, минемчә, беренче студентлар ассоциациясе Петербургта, соңыннан Мәскәүдә барлыкка килгән. Һәм инде Беренче дөнья сугышына 104 вуздан 40нда студентлар спорты клубы эшләгән. Димәк, бүген сез башкара торган эш – элек башлап җибәрүчеләр нигез салган традицияләрне дәвам итү”, - дип билгеләде Путин.

“Һәм, әлбәттә, Студентларның спорт клублары ассоциациясенең үз эшен төп студентлар спорты старты – Казанда булачак Бөтендөнья җәйге Универсиада алдыннан башлавы әһәмиятле. Бу чыннан да -  яшьләрнең төп спорт форумы, һәм, һичшиксез, ул спортның бөтен дөнья студентлары, шул исәптән, безнең яшьләребез өчен зур әһәмияткә ия булуын раслый”, - дип ассызыклады дәүләт башлыгы.