news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов КФУның Күзәтүчеләр советы рәисе итеп сайланды

Әлеге карар югары уку йортының онлайн форматта уздырылган Күзәтүчеләр советы утырышында чыгарылды.

Рөстәм Миңнеханов КФУның Күзәтүчеләр советы рәисе итеп сайланды

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Күзәтүчеләр советы рәисе итеп сайланды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге карар югары уку йортының Күзәтүчеләр советы утырышында чыгарылды. Санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә чара онлайн форматта узды

Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларга ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт әйтте. «Ышанам, безнең уртак эшебез Казан федераль университетын киләчәктә дә үстерүгә ярдәм итәчәк, дөньяның алдынгы фәнни-мәгариф үзәкләре арасында аның конкуренциягә сәләтен арттыру», - диде Татарстан Президенты.

Утырыш барышында яңа Күзәтүчеләр советы яңа составы тәкъдим ителде.

Совет әгъзалары Covid-19 таралуга каршы көрәш шартларында университет эше белән бәйле кайбер мәсьәләләрне карадылар, 2020 елга югары уку йортының финанс-хуҗалык эшчәнлеге планы һәм 2021 һәм 2022 еллар план чорына планнары турында фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100