news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Р.Миңнеханов Горький тимер юлы җитәкчесе С.Козырев белән очрашты
Министрлар Кабинетында узган очрашуда ТР Хөкүмәте белән Горький тимер юлы арасында 2009 елга Хезмәттәшлек килешүе имзаланды
Скопировать ссылку
(Казан, 28 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы җитәкчесе Сергей Козырев белән очрашты. Министрлар Кабинетында узган очрашуның төп сәбәбе - ТР Хөкүмәте белән Горький тимер юлы (“Россия тимер юллары” ның филиалы) арасында 2009 елга Хезмәттәшлек килешүен имзалау иде.
Сергей Козырев документның имзалануын ике арадагы хезмәттәшлекнең мөһим этабы буларак бәяләде. Аның сүзләренә караганда, бу вакыйга бүгенге катлаулы чорда ике якның да нәрсә эшләргә кирәген яхшы аңлавын күрсәтүче дәлил.
Татарстан Горький тимер юлы белән инде күптәннән хезмәттәшлек итә. Хәзер исә мөнәсәбәтләрне кризис шартларда сынарга туры килә. “Икътисадның торышын билгеләүче йөк ташу һәм пассажирларның сатып алу сәләте кебек индикаторлар, кризисның транспорт тармагына тискәре йогынтысын да күрсәтә. Шуңа да карамастан, алга куйган планнарны, программаларны үтибез, бүген имзаланган Килешү шуның мисалы”, ди Рөстәм Миңнеханов. Ул максат-бурычлар арасыннан Шәһәр яны пассажир компаниясе төзүне билгеләп үтте. Татарстан якын елларда тормышка ашырачак проект, Премьер-министр ассызыклаганча, Казан Универсиадасы белән бәйле. Транспорт инфраструктурасын үзгәртүне күздә тоткан бу проект тимер юлларга да кагыла. “Казан” тимер юлы станциясеннән “Казан” халыкара аэропортына кадәрге интермодаль пассажирлар ташуны оештыру шуның мисалы. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада мультимодаль логистика үзәге проектының нигезендә дә төп урынны тимер юл транспорты алып торачак. Аның фикеренчә, республикада сәнәгатьнең үсеш нокталары билгеләнгәндә, бу бик мөһим.
Премьер шул ук вакытта Горький тимер юлы җитәкчесенең игътибарын бүгенге этапта аз нәтиҗәлелек биргән кайбер станцияләр эшчәнлегендә проблемалар булуга да юнәлтте. Сүз Кукмара, Шәмәрдән, Коркачык һәм Бөреле станцияләре турында бара. Ул шул ук вакытта ГТЮ җитәкчелеген әлеге станцияләрне икътисади үсеш мәйданнары буларак үстерү перспективаларын карарга чакырды.
Очрашу моның белән генә чикләнмәде, билгеле. Россия тимер юлчылары бүген Татарстанга ике зур бүләк ясады - пассажирлар өчен ике яңа состав кулланылышка бирелде. Аларның берсе - Казан-Буа юнәлешендә йөриячәк “РА-2”рельслы автобусы. Икенчесе - “премиум” класслы вагоннар. Алар Казан-Мәскәү маршрутында һәм Мәскәүдән Адлерга кадәр юнәлештә файдаланылачак. Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы, “ Россия тимер юллары” җитәкчелегенә республика җитәкчелеге исеменнән зур рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot