Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанга Кыргызстан Премьер-министры килде
Улукбек Марипов 29 һәм 30 апрельдә узачак Евразия хөкүмәтара советы чараларында катнашу өчен килде.
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстанга Кыргызстан Премьер-министры Улукбәк Марипов килде. Кунакны Казанның Габдулла Тукай исемендәге Халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
Улукбек Марипов 29 һәм 30 апрельдә узачак Евразия хөкүмәтара советы чараларында катнашу өчен килде. Бу турыда республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Евразия икътисади берлеге - халыкара икътисади интеграция оешмасы, аның составына Россия, Беларусь, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан керә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, чарада катнашу өчен Казанга Белоруссия һәм Казахстан премьер-министрлары Роман Головченко һәм Аскар Мамин, шулай ук Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин килгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз