news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин иң элек икътисадны уйларга кирәк диючеләр белән килешмәвен әйтте

«Халыкны сакларга кирәк, калганы килер, югалган кайтыр, коронавирусны җиңеп, тыныч күңел белән икътисадны күтәрербез, иминлекне ныгытырбыз», — дип белдерде Президент.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты Владимир Путин иң элек икътисадны уйларга кирәк диючеләр фикере белән килешми. «Безнең өчен иң мөһиме — кешеләр һәм аларның тормышы», — диде ул Россия төбәкләре башлыклары белән киңәшмә ахырында ил халкына мөрәҗәгатендә.

«Дөньяда, кайчак Россиядә дә, беренче чиратта, икътисад, матди иминлекне уйларга кирәк дигән фикерләр яңгырый. Билгеле, бу мөһим, ләкин бу очракта беркем, бернәрсәгә борылып карамыйча талга бару күзаллана. Чикләү чараларын тизрәк бетереп, эпидемиягә бәйле куркынычларны исәпкә дә алмау күздә тотыла. Кемдер авырса, авырый инде, я инвалид кала, я үлә, димәк, аның язмышы шундый дигән позиция, бер сүз белән әйткәндә, һәркем үзен генә кайгырткан табигый сайланыш тәкъдим ителә», — ди ул.

Президент борынгы чорларда картларны, авыру балаларны, зәгыйфьләрне, токымны саклап калыр өчен, ташлап кына калдырганнарын искәртте, тик моның безгә хас булмавына басым ясады. «Без 21 гасырда яшибез. Кешеләрне корбан итеп, аларны язмыш кочагына ташларга тәкъдим итүчеләр кыргыйлыкка һәм вәхшилеккә кайтырга өнди кебек килеп чыга», — ди ул.

Владимир Путин борынгы Спартада да шундый кырыс тәртип булганын, ләкин бу аларга булышмаганын, ахыр чиктә дәүләтен югалтканарын искәртте. «Халыкны сакларга кирәк, калганы килер, югалган кайтыр, коронавирусны җиңеп, тыныч күңел белән икътисадны күтәрербез, иминлекне ныгытырбыз», — дип белдерде.

Россия Президенты эшен, керемен югалтканнарга, һичшиксез, ярдәм булачагын әйтте. «Зыян күргән предприятиеләргә үз җилкәбезне куярбыз, аларга эш урыннарын сакларга, аякка басарга булышырбыз. Мондый ярдәм чаралары гел өстәлеп, киңәйтелеп торачак. Ә хәзер коткарылган һәр гомер безгә ышаныч өсти. Эпидемияне чигенергә мәҗбүр итәчәкбез, тормыш, һичшиксез, җайланачак. Аны мөмкин кадәр тизләтү безнең кулларда», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100