news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кадрлар резервында катнашучылар Рөстәм Миңнехановка проектлар тәкъдим итте

Резервта катнашучыларның тәкъдимнәре транспорт инфраструктурасына, мәгарифкә, социаль сәясәткә, цифрлаштыру, IT-тармакларга һәм башка өлкәләргә багышланган.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстанның кадрлар резервында катнашучылар үз проектларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында яклады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Алар барлыгы транспорт инфраструктурасына, мәгариф һәм яшьләр сәясәтенә, социаль сәясәткә, цифрлаштыру һәм IT-тармакка багышланган 20 проект тәкъдим итте. Кайбер тәкъдимнәр икътисадның реаль секторын үстерү, гражданнар белән хезмәттәшлек сыйфатын арттыру һәм коррупциягә каршы тору белән бәйле булды.

Барлык проектлар да республика җитәкчелеге вәкилләре булган остазлар җитәкчелегендә эшләнгән. Аерым алганда, остазлардан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм башкалар бар.

Очрашу башында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда инде җиде ел ТР Президентының кадрлар резервы формалаштырылуын искәртте. Аңа икътисадның төрле тармакларыннан актив һәм инициативалы идарәчеләр керә.

Татарстан Президенты шулай ук федераль дәрәҗәдә тәҗрибәле идарә кадрларын ачыклауга аерым игътибар бирелүен әйтте. «Без „Россия лидерлары“ конкурсы нәтиҗәләрен һәрвакыт исәпкә алабыз һәм бу юлы финалистларның җидесе безнең резервта катнашучылардан булды», — дип искәртте ул.

Ел дәвамында резервта катнашучылар белем алды, стажировка узды, тәҗрибә уртаклашты һәм остазлар җитәкчелегендә проектлар әзерләде. Коронавирус пандемиясенә карамастан, 2020 елда ТР Президенты резервына сайлап алуда катнашу өчен 242 кеше гариза биргән. 2019 елда 225 гариза кергән булган. Татарстаннан «Россия лидерлары» идарәчеләре конкурсының кадрлар резервына җиде финалист керүен исәпкә алып, резервта катнашучылар саны бу юлы 22 кешегә кадәр арткан.

Резервта катнашучыларны укыту программасына лекцияләр, семинарлар, тренинглар, шулай ук республика муниципалитетларында эшләү кертелгән. Укулар Россия һәм чит ил экспертлары катнашында Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында оештырылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100