news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Торак төзибез һәм шул ук вакытта транспорт коллапсы ясыйбыз

Президент яшәгән урынында кешенең эш урыны да булырга, бөтен көнкүреш хезмәтләре дә күрсәтелергә тиешлеген әйтте.

Рөстәм Миңнеханов: Торак төзибез һәм шул ук вакытта транспорт коллапсы ясыйбыз
tatarstan.ru

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа торак микрорайоннары төзелсә дә, эш урыннары булдыру мәсьәләсе алдан кайгыртылмавын билгеләп узды. «Торак төзибез, ләкин икенче яктан транспорт коллапсы булдырабыз», — диде ул Казан шәһәре Думасының 38 нче сессия утырышында.

«Әйе, мәктәп, балалалар бакчалары төзергә тырышабыз, ә кешеләр кайда эшләячәк? Иртән Теләче, Лаеш, Яшел Үзән, „Салават күпере“ якларын карасагыз, Казанга киләләр, аннары кич кире кайталар. Бу коллапс. Эш урыннары булдыру мәсьәләсен дә карарга кирәк. Кешенең эш урыны да булырга, медицина, мәдәни, спорт хезмәтләреннән дә файдалана алырга тиеш», — диде.

Президент Белгород тәҗрибәсен мисалга китерде. «Алар бу мәсьәләргә системалы караган, без уйлап бетермәгәнбез. Безгә шушы мәсьәләне системага салырга кирәк, юллар төзеп кенә хәл итә алмыйбыз. Кешегә эшләрлек урын булмаса, нәрсә була инде ул?!» — диде.

Рөстәм Миңнеханов шәһәр яны районнарын да Казан агломерациясе итеп карарга кирәклеген әйтте. «Хезмәт ресурслары мәсьәләләре — бу безнең җитешсезлек, шәһәр белән чишәргә тиешбез», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100