news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәнгә прокурор итеп Чистай экс-прокуроры билгеләнде

Бүген Илдус Нәфыйков шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләренә яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Яшел Үзәнгә прокурор итеп Чистай экс-прокуроры билгеләнде

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Генераль прокурор Яшел Үзәннең яңа прокурорын билгеләде. Ул - юстиция киңәшчесе Сергей Егоров.

«Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итүенчә, Сергей Егоров тумышы белән республиканың Югары Ослан районы Шеланга авылыннан.

КДУның юридик факультетын тәмамлаган. Прокуратура органнарында эшен 1990 елда университетны тәмамлаганнан соң ук Казан шәһәренең Мәскәү районы прокуратурасында стажер вазифасында башлый.

1991-1995 елларда Татарстан районара табигать саклау прокуроры ярдәмчесе булып эшли. Биш елдан соң Татарстан районара табигать саклау прокуроры вазифасында хезмәт итә. Соңгы алты ел (2021 елга кадәр) Чистай прокуроры була.

РФ Генераль прокуроры грамотасы һәм Ягужинский медале белән бүләкләнгән.

Яңа җитәкчене бүген шәһәр прокуратурасы коллективына Илдус Нәфыйков тәкъдим итте.

Элегрәк Яшел Үзән прокуроры вазифасын башкарган Анатолий Трифонов ТР прокуратурасы аппаратында бүлекләрнең берсен җитәкли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100