news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: Авыр яшүсмерләр белән бергәләп һәм актив эшләргә кирәк

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, проблемалы яшьләр белән эшне барлык профильле ведомстволар бергәләп системалы рәвештә башкарырга тиеш.

Татарстан Президенты: Авыр яшүсмерләр белән бергәләп һәм актив эшләргә кирәк
president.tatarstan.ru

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыр яшүсмерләр белән бер үк вакытта барлык профильле структураларга бергәләп һәм активрак эшләргә кирәклеген әйтте.

Ул мәктәпләрдән һәм ата-аналардан килгән барлык мөрәҗәгатьләргә дә җавап бирергә, яшүсмерләр җинаятьчелеге белән активрак шөгыльләнергә кирәклеген ассызыклады.

«Монда мәктәп үзе дә эшләп бетерми дип саныйм. Бу безнең уртак эшебез булырга тиеш. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эш куркыныч төркеменә керүчеләр белән генә үткәрелергә тиеш түгел, чөнки имин гаиләләрдәге яшүсмерләр дә катлаулы ситуацияләргә эләгә. Иң мөһиме — фаҗигагә барып җиткәнче вакытында тикшерергә кирәк», — диде Татарстан Президенты Эчке эшләр министрлыгының еллык йомгаклау коллегиясендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100