news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яңа цифрлы эшләнмәләрне активрак гамәлгә кертергә кушты

Республиканың цифрлы өлкәдә илкүләм максатларны үтәү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар, диде Татарстан Президенты.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). Яңа цифрлы эшләнмәләр һәм инновацион алымнар, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итеп, республиканың көндәлек тормышына активрак кертелергә тиеш. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә  министрлыгының йомгаклау коллегиясендә шундый бурыч куйды.

Ул ил җитәкчелегенә цифрлаштыру мәсьәләсенә даими игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. Болар барысы да IT-өлкәдә белгечләрнең абруен һәм дәрәҗәсен сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирде. Республикада шулай ук цифрлы сектор компанияләре өчен яхшы перспективалар тудыра торган берничә закон кабул ителде.

«Без күп яңа алымнар һәм эшләнмәләр күрдек. Безнең IT-парклар активлашсын иде — бу эшләнмәләрнең барысы да ахыр кулланучыны табарга тиеш», - дип искәртте Татарстан Президенты.

Ул шулай ук республика министрлыкларын һәм ведомстволарын цифрлы сервисларны гамәлгә кертү буенча эшне көчәйтергә чакырды. «Бу өлкәдә гамәлләрне төгәл билгеләргә, һәр ведомство буенча аерым юл картасын булдырырга кирәк», — дип мөрәҗәгать итте коллегиядә катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, министрлык һәм ведомстволарны нәтиҗәле цифрлаштыру өчен конкрет кешеләр җавап бирә, һәм аларның һәрберсе тиешле квалификациягә ия булырга тиеш. «Бу процесс башланды инде, киләсе этап - кешеләрне муниципаль дәрәҗәдә укыту. Бу мәсьәләләргә аерым игътибар бирергә кирәк», - диде республика җитәкчесе.

Азакта Рөстәм Миңнеханов 2030 елга кадәр цифрлы үсеш өлкәсендә илкүләм максатлар исемлеген искә төшерде. Алар барысы да республикада графиктан алда тормышка ашырылырга мөмкин һәм гамәлгә ашырылырга тиеш, дип искәртте ТР Президенты.

«Бу Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы эше генә түгел - бу безнең барыбызның да бурычы», - диде ул һәм республиканың алга таба цифрлаштыру өчен зур потенциалга ия булуын билгеләп үтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100