news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» һәм аэропортның бердәм үсеш проектын булдырырга кушты

Проект авторларына аэропорт территориясендә Россиядә беренче бонд зонасы ачылуын һәм әлеге зонаның ике объект үсешенә ни дәрәҗәдә йогынты ясавын исәпкә алырга туры киләчәк.

Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» һәм аэропортның бердәм үсеш проектын булдырырга кушты

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге һәм «Казан» халыкара аэропорты территорияләрен үстерүнең бердәм концепциясен булдырырга кушты.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта шулай дип белдерде.

«Әлеге объектларның бер территориядә урнашуын, инвестицион һәм структур үсеш җәһәтеннән кызыксыну уятуын исәпкә алып, ТР Президенты концепция әзерләгәндә төзелеш һәм инфраструктура мәсьәләләре буенча бердәм алымнар сайларга йөкләмә бирде», - диде ул.

«Проект киләчәктә анда төрле чаралар (шул исәптән санитар-эпидемиологик вазгыятьне дә исәпкә алып) үткәреп булсын өчен үз чыгымнарын билгеле бер күләмдә капларга тиеш. ТР Президенты Казан аэропорты һәм халыкара күргәзмәләр үзәген үстерүдә бердәм концепция булдыруны хуплады», - дип сүзен төгәлләде Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100