news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Covid-19 вакцинациясе турында: Авыру беркая китмәде, йомшарырга ярамый

Парламент башлыгы Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы эксперт советы утырышында катнашты.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Covid-19 вакцинациясенә җаваплы карарга чакырды, чөнки «чир әле беркая да китмәде һәм йомшарырга ярамый», диде. Бу хакта парламент башлыгы ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы эксперт советы утырышында белдерде.

«Тулаем алганда, илдә бу авыру буенча хәл үзвакытында күрелгән чаралар нәтиҗәсендә тотрыклыланды. Күп кенә предприятиеләр саклагыч битлекләр, перчаткалар, дарулар җитештерүгә кушылды. Бу эшне дәвам итәргә кирәк. Халыкны вакцинацияләүгә өндәргә кирәк дип уйлыйм. Әгәр иммунитетны булдырмасаң, авыру йоктырырга һәм ул авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул пандемия чорында волонтерларның эшчәнлеге турында искә төшерде, алар дарулар, өлкән яшьтәге кешеләргә кирәкле азык-төлек  китерде. «Безнең яшьләр бик яхшы. Волонтерлар изоляциядә булган кешеләргә ирекле рәвештә кичектергесез мәсьәләләрне хәл итәргә булышты. Алар бу хәлләргә каршы торырга ярдәм итте», - дип искәртте Дәүләт Советы Рәисе.

Парламент башлыгы шулай ук Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына узган елда башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

«Кешеләрнең конкрет проблемаларын хәл итү - зур тырышлыкны, кешеләргә ихтирамлы, ачык булуны, якын итүне таләп итә торган алыштыргысыз эш. Гомумән, Татарстанда бу эш яхшы оештырылган. Сез халык, республика кешеләре хокуклары сагында торасыз. Димәк, сез теләсә кайсы җәмгыятьнең нигез сагында. Сезгә бәя бик югары», - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин җыелучыларга.

Элегрәк «Татар-информ» Дәүләт Советы Рәисенең волонтерларга пандемия чорындагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдергәнен хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100