news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: Мин журналист булып эшли алмас идем

Президент эшенең үз кыенлыклары бар, еш кына тәнкыйть ишетергә туры килә, диде ул.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз эше белән журналист эшен чагыштырды һәм журналистикада эшли алмавын әйтте.

Республика җитәкчесе белдергәнчә, Президент эшенең үз кыенлыклары бар, еш кына тәнкыйть ишетергә туры килә, әмма динамика һәм стресска чыдамлык буенча журналист эше катлаулырак. Бу турыда республика җитәкчесе журналистлар белән йомгаклау матбугат конференциясендә әйтте.

«Менә эшкә киләсең, минем стресс: күпме кәгазьгә имза куярга кирәк. Мин аларга имза куйдым һәм канәгать. Бетте, мин молодец! Мин җитди әйтәм, әмма бераз шаяру формасында», — дип уртаклашты Президент.

Миңнеханов фикеренчә, журналист кызыклы тема табарга, һәм аны матур итеп сөйләп бирергә тиеш. «Мин булдыра алмас идем!» — дип белдерде Татарстан җитәкчесе.

«Журналистның эше үзенчәлекле. Барыннан да элек ул оператив булырга тиеш. Моны тиз арада эшләргә кирәк. Бераз соңардың исә, кызыгы бетә», — диде республика җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100