news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов матбугат чаралары редакцияләренә яңа машинага сертификат тапшырды

«Сезнең хезмәтегез, халыкка мәгълүматны дөрес итеп вакытында җиткерү бик мөһим», — дип белдерде Президент

Рөстәм Миңнеханов матбугат чаралары редакцияләренә яңа машинага сертификат тапшырды
Рамил Гали

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Идел-Пресс» типографиясе каршындагы мәйданда шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә яңа автомобильләр тапшырды.

Lada Granta, Lada Vesta машиналарына — барлыгы 31 автомобильгә сертификатны «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков кабул итеп алды.

Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәглүмат чараларына эшчәнлекләре өчен рәхмәтен җиткерде. «Сезнең хезмәтегез, халыкка мәгълүматны дөрес итеп вакытында җиткерү бик мөһим. Күп кенә проектларның уңышы шуннан тора», — диде.

«Медиа хезмәткәрләре мобиль булырга тиеш. Шәһәрдә җәмәгать транспортында, таксида да йөреп була. Район-шәһәрләрдә гел йөреп, хәрәкәтләнеп торасыз, шуңа бу машиналар эшегездә зур ярдәм булачак», — дип белдерде Президент.

Хезмәткәрләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. «Ковид чикләүләре йомшарсын, башка проблемалар да кимесен иде», — дигән теләктә калды.

news_right_1
news_right_2
news_bot