news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яшәүче малайның танкта йөрү хыялын чынга ашырган

Татарстан Президенты «Теләкләр чыршысы» федераль акциясендә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яшәүче малайның танкта йөрү хыялын чынга ашырган
Владимир Васильев

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» федераль акциясендә катнашты. Ул Чаллыда яшәүче 10 яшьлек Камил Петровның Яңа ел теләген чынга ашырган. Малай хәрби танкта йөрергә хыялланган. Экскурсиядән соң Татарстан Президенты малай белән видеоэлемтәгә чыккан.

Ул Камилдән танкта йөрүе турында сорашты һәм экскурсияне оештырган Казан танк училищесы коллективына рәхмәт әйтте. 

«Камил, син молодец, мин алай булдыра алмас идем. Мин танкта йөргәндә һәрвакыт махсус күзлек киям. Уңышлар сиңа. Мин бик шат һәм училище коллективына рәхмәт», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Камил Казаннан ерак түгел урнашкан танк полигонында булды, анда аңа Т-80 модернизацияләнгән танкын күрсәттеләр. Малай командир канәфиендә утырып карады, хәрби машинада йөрде.

«Мин үскәч танкист яки конструктор булырга телим. Мин танкларны бик яратам. Татарстан Президенты минем теләгемне үти дигәч бик шатландым», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.

Аның сүзләренчә, элек ул Җиңү паркында экспонат булып торган танкларны гына күргән.

Камил очрашуга энекәше Азамат белән килгән. Аларны танкка бергә керткәннәр, алар хәрби машинаның ничек атканын да күргән. Соңыннан Камилгә танк шлемофонын бүләк иткәннәр.

Искәртик, «Теләкләр чыршысы» акциясен берничә ел элек Россия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100