news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны туган көне белән котлады

Борис Кузнецов тугыз тапкыр дошман тылында булып, кыйммәтле мәгълүмат алып кайта.

Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны туган көне белән котлады
http://tatarstan.ru/

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецовны туган көне белән котлады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ветеранга 94 яшенә бүләкне тапшыру һәм котлау өчен Рөстәм Миңнеханов Лаешка килде. Бәйрәм ашында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Борис Кузнецовка ныклы сламәтлек һәм озын гомер теләде. Иң җылы һәм ихластан бәхет, иминлек, бетмәс-төкәнмәс тормыш дәрте теләкләрен кабул итегез, диде Рөстәм Миңнеханов.

Борис Кириллович Кузнецов Казанда туып үскән. Бөек Ватан сугышы фронтына 1943 елның маенда китә. 791 нче артиллерия полының элемтә отделениесе командиры, 9 тапкыр дошман тылында булып, кыйммәтле мәгълүматлар алып кайта; дошман утыннан частьнең сугышчан байрагын алып чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100