Татарстан парламенты башлыгын дингә килгән яшьләр белән урыннардагы мөфтиятләрнең эш алып бару мәсьәләләре борчый

Фәрит Мөхәммәтшин яшьләрне мәгариф, мәдәният, спорт һәм тормыш рәвеше кебек милли идеяләрнең берләштерә алуын белдерде

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында 2010 ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуда ТР Президентының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча идарәсе оешу нисбәтеннән үз фикерен белдерде.

“Президент шундый карар кабул иткән икән, ул бу мәсьәләгә игътибарны арттырган дигән сүз. Димәк, ниндидер канәгатьсезлек, килешеп бетмәү бар”, - дип белдерде спикер.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, соңгы елларда Татарстанда да күрше Башкортстанда да, башка республикаларда да меңләгән мәчет ачылды. Әмма алардагы кадрлар үзебезнең мөселманнарны берләштерү мәсьәләләре, халыкка якын булган толерант дин буенча эшләп җиткермиләр, дип саный ул.

Татарстан парламенты башлыгын дингә килгән яшьләр белән урыннардагы мөфтиятләрнең эш алып бару мәсьәләләре борчый. “Чөнки алар безнең халкыбыз, аннары гына дингә килгән кешеләр. Сезгә билгеле булганча, Ислам диненең дә төрле агымнары бар. Безнең теләк – ата-бабалардан килгән, Болгар җирендә 922 елда рәсми рәвештә кабул ителгән Ислам буенча барылсын”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Спикер шулай ук республикада күпмилләтле һәм күпдинле халык яшәвен, шул нисбәттән дин әһелләренең халыклар арасында дуслыкны пропагандалавын, бер динне икенчесенә каршы куймыйча, сәясәт алып баруын теләвен белдерде.

“Бүгенге көндә юллар ачылды. Россиягә, шул исәптән Татарстанга да халык күп килә. Арасында төрлесе: гаиләсен ашатыр өчен эш эзләп чыгып китүчеләре дә, үз илендә җинаять эшләп, эчке эшләр органнары белән килешмичә килүчеләре дә бар. Алар да Ислам динен тотабыз, диләр, гарәп телен беләләр, Коръән укыйлар. Без боларны белмәгән, өйрәнмәгән идек. Андыйлар күп түгел, ләкин бар”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президентының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча идарәсе оешуның халыкның тынычлыгын саклауга хезмәт итәчәген белдереп.


Фәрит Мөхәммәтшин милләтара мәсьәләләр буенча көн саен бик күп итеп шөгыльләнү зарурлыгын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, бу тема бик четереклеләрдән санала. Спикер милләтара низаглар китереп чыгаручыларны җинаять җаваплылыгына тартып кына нәтиҗәгә ирешеп булмавын, мәктәптә һәм гаиләдә балаларны яшьтән үк тәрбияләүгә зур игътибар бирергә кирәклеген белдерде. Ф. Мөхәммәтшин шулай ук җәмгыятьтә төрле катлаулар барлыкка килү, эш таба алмау аркасында яшьләрнең төрле төркемнәргә берләшүен билгеләп үтте. Ул яшьләрне мәгариф, мәдәният, спорт һәм тормыш рәвеше кебек милли идеяләрнең берләштерә алуын белдерде.