Фәрит Мөхәммәтшин: “2010 елда Татарстан парламенты депутатлары тулы көченә эшли башлады”

Бүген 2010 ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узып баручы ел нәтиҗәләрен уңай бәяләде

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Римма Гатина). Бүген 2010 ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узып баручы ел нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Шул ук вакытта ул агымдагы елның Татарстан өчен гадәти булмавын – башта салкын кыш, аннан соң эссе җәй килүен, янгыннар чыгуын, һава шартлары начараеп китү сәбәпле, электр чыбыкларының өзелү очракларын да билгеләп үтте. “Гомумән алганда, мин бу елны начар кәеф белән озатмыйм”, - диде ул, республиканың үсеш юлында булуын белдереп.

Татарстан парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, ТР Дәүләт Советы депутатлары 2009 елда тәҗрибә туплаган, 2010 елда тулы көченә эшли башлаган. Агымдагы елда законнарның сыйфаты да яхшырган, бер генә законны да ТР Президенты кире кайтармаган.

Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда 2010 елда ТР Дәүләт Советы тарафыннан 458 мәсьәлә каралган, 98 закон һәм 572 карар кабул ителгәнлеген билгеләп үтте. Бигрәк тә депутатлар дәүләт корылышы үсеше, икътисад һәм социаль өлкәне яңартып кору, җирле үзидарәне оештыру, республика законнарының нәтиҗәлелеген арттыру, парламент эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләренә игътибар иткән. Спикер, аерым алганда, “Гражданнарның тынычлыгын һәм төнлә тынлыкны саклау турында” законны билгеләп үтте. Әлеге закон кешеләрне төнлә тавыштан саклауга юнәлтелгән.

Ел дәвамында Бюджет, Сайлау, Экология, Административ хокук бозулар турындагы кодексларга үзгәрешләр кертелде. “Татарстан Республикасының 2011 елга, 2012 һәм 2013 елларның план чорына бюджеты турында” Татарстан Республикасы бюджеты кабул ителде.

Очрашу вакытында Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, ТР Дәүләт Советына килә торган мөрәҗәгатьләр саны кимеми. Узып баручы елда, мәсәлән, 15,5 мең документ кергән һәм 38 меңнән артык документ чыккан. Парламент җитәкчелеге исеменә гражданнардан, хезмәт коллективларыннан, иҗтимагый берләшмәләрдән 2486 хат һәм телеграмма килгән. Шуның 658е ТР Дәүләт Советының рәсми сайты аша кабул ителгән. 446 кешене парламент җитәкчелеге кабул иткән.

Анализ күрсәткәнчә, гражданнарның мөрәҗәгатьләрендә республикадагы барлык өлкәләргә хас проблемалар чагылыш тапкан. Шулай да күпчелеге торак-коммуналь хуҗалык, законлылык һәм хокук тәртибе, социаль яклау, хезмәткә түләү һәм мәшгульлеккә кагылышлы.

Татарстан парламентының эшчәнлеге киң җәмәгатьчелек өчен ачык. Сессия утырышлары турыдан-туры радио һәм ТР Дәүләт Советының рәсми сайты аша тапшырыла. 2010 елның апрель аеннан парламент сайтының мөмкинлекләре тагын да артты, сайтның татар телендәге бите эшли башлады. Шулай ук парламент ел башыннан электрон документ әйләнешенә кушылды.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин иртән бөтен мәгълүматны Интернеттагы яңалыклар сайтларыннан алуын билгеләп үтте. Әлегә спикерның үз блогы юк. Әмма ТР Дәүләт Советы, парламент башлыгы һәм “Бердәм Россия” партиясенең рәсми сайтларыннан Фәрит Мөхәммәтшинның эшчәнлеге белән танышып була. Спикер күп очракта компьютер белән эшли, шулай ук «iPad» планшетын ды куллана.