news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Медведев коткаручыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Дәүләт башлыгы РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы хезмәткәрләренең алга таба да үз алларына куелган бурычларны намус белән үтәячәкләренә ышаныч белдерде

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Дмитрий Медведев Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Президентның рәсми порталында урнаштырылган телеграммада мондый юллар бар: “Узган елларда министрлык хезмәткәрләре күп мәртәбәләр һөнәри осталык һәм батырлык үрнәге, кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклап калу хакына беренчеләрдән булып ярдәмгә килергә әзер икәнлекләрен күрсәтте. Ведомствоның югары квалификацияле һәм оператив эше җәмгыятебездә генә түгел, күп кенә чит илләрдә дә хөрмәт казанды.
Бүгенге заманда коткаручылар эшенең нәтиҗәлелеге күп яктан яңа техника белән җиһазлану, белгечләрнең белем һәм гамәли күнекмәләр дәрәҗәсенә бәйле. Һәм, әлбәттә, техноген һәм табигый характердагы хәвеф-хәтәрне үз вакытында ачыклау системасына аерым игътибар бирергә кирәк.
РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы хезмәткәрләренең алга таба да үз алларына куелган бурычларны намус белән үтәячәкләренә ышанам”.

news_right_1
news_right_2
news_bot